вторник, 10 ноября 2015 г.

Галиябану

Тәрәзәдән карыйсың ла,
Карап кемне таныйсың?
Карап күзең талдырганчы,
Галиябану, сылуым иркәм,
Ник чакырып алмыйсың?

Тәрәзәңне ачып куеп,

Кемгә күлмәк кистең син?
Кара кашым, карлыгачым,
Галиябану, сылуым иркәм,
Кем бәхетенә үстең син?

Тәрәзә төбем каты бал,

Ашыйсың килсә, ватып ал;
Сөюләрең чыннан булса,
Галиябану, сылуым иркәм,
Тәрәзәдән тартып ал.

Герман көе

Без барасы юлларның ла
Ике ягы канаулы.
Без моңаймый, кем моңайсын
Безнең көннәр санаулы.

Биек икән тавыгыз,
Куе икән талыгыз.
Без китәбез, туганнарым,
Бәхилләшеп калыгыз.

Алтын микән, көмеш микән,
Тальян гармун телләре.
Бөреләнде, чәчкә атмады
Яшьлегемнең гөлләре.

Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә.
Герман җире — кара үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.

Кояш чыга әйләнеп,
Ак болытка бәйләнеп.
Җиңү белән, сау-сәламәт
Кайтсак иде әйләнеп.

Богады авылы көе

Аклы ситса күлмәгемне
Бер генә кигән идем;
Тик торганчы бер эш булсын
Дип кенә сөйгән идем.

Их, Мәккә-Мөкәррәмә, Мәдинә-Мөнәвәрә;
Эчеңдәге серләреңне сөйләмә берәүгә дә.

Агыйделне чыккан чакта
Камышлыктан юл салдым;
Сине уйлап, бәгырькәем,
Камыштан нечкә калдым.

Их, Мәккә-Мөкәррәмә, Мәдинә-Мөнәвәрә;
Эчеңдәге серләреңне сөйләмә берәүгә дә.

Аклы ситса күлмәгемне
Кими башлаган идем;
Рәхмәт яусын ташлавыңа —
Сөйми башлаган идем.

Их, Мәккә-Мөкәррәмә, Мәдинә-Мөнәвәрә;
Эчеңдәге серләреңне сөйләмә берәүгә дә.

Кибетләргә үлчәү кайткан
Челтәр бәйләүчеләргә;
Телләренә сөял чыксын —
Безне сөйләүчеләргә.

Их, Мәккә-Мөкәррәмә, Мәдинә-Мөнәвәрә;
Эчеңдәге серләреңне сөйләмә берәүгә дә.

Сандугачның балаларын
Тоталмадылар әле;
Чәйнәп-чәйнәп карадылар —
Йоталмадылар әле.

Их, Мәккә-Мөкәррәмә, Мәдинә-Мөнәвәрә;
Эчеңдәге серләреңне сөйләмә берәүгә дә.

Бишек җыры

Әлли-бәлли итәр бу,  
Мәдрәсәгә китәр бу;  
Тыршып сабак укыгач,  
Галим булып җитәр бу.

Йокла, угълым, йом күзен,  
Йом, йом күзең, йолдызым;  
Кичтән йокың кала да,  
Егълап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрем,  
Хикәятләр сөйләрем;  
Сина теләк теләрем,  
Бәхетле бул, диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син,  
Минем йөрәк бәгърем син;  
Куанычым, шатлыгым  
Тик син минем, синсең, син!

Асылъяр

Әйдә барыйк сахраларга, сахраларга,
Гөлләр араларына,

Асылъяр.

Матур яр, гүзәлем,
Өзелә лә үзәгем.

Безнең хәзер тиң чагыбыз, тиң чагыбыз
Былбыл балаларына,
Асылъяр.

Асылъяр, күгәрчен,
Күрми ничек түзәрмен.

Яшьлек безнең багыбыз, багыбыз,
Гөлләр үпкән чагыбыз,
Асылъяр.

Матур яр, кошкаем,
Аерылабыз, дускаем.

Түтәлдәге гөлләр кебек, гөлләр кебек,
Гөрләп үскән чагыбыз, матур яр.

Асылъяр, кошкаем,
Аерылмыйк, дускаем.

Алмагачлары

Алмагачның агачыннан
Кашык юндым мин сиңа.
Уналтыда-унҗидедә
Гашыйк булдым мин сиңа.

Их, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары...

Алма бөрле, алма берле,
Алма чәчәге төрле.
Башкаларга күз дә салмыйм
Сине күргәннән бирле.

Их, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары...

Алма бакчасына керсәм —
Бадьян түтәлләре.
Ал булса да, гөл булса да
Кирәкми бүтәннәре.

Их, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары...

Алма бакчасында үзем,
Гөл бакчасында күзем.
Язып түгел, сөйләшеп тә .
Бетәрлек түгел сүзем.

Их, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары...

Алмагачның алмасын
Ал булмый ашамыйлар.
Яратмагач, башламыйлар,
Башлагач, ташламыйлар.

Их, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары...

Алмагачның алмасын
Асыл кошлар ашасын.
Мине ташлап, ятны сөйсәң,
Ул да миңа охшасын.

Их, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары...

Ай былбылым

Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделнең камышы;
Таң алдыннан чут-чут килә
Сандугачлар тавышы.

Ай былбылым, вай былбылым,

Агыйделдә таң ата;
Таңнар ата, өзелә үзәк,
Җырлата да елата.


Ай былбылым, вай былбылым,
Кунып сайрый талларга;
Синең хакта серләремне
Сөйлим сандугачларга.