Дәрес эшкәртмәсе

Дәреснең темасы: “Татар халык җырлары иң кадерле мирас
Дәреснең максаты: Уен аша татар халык җырларына мәхәббәт тәрбияләү  һәм кызыксыну уяту.
Бурычлар:
Тәрбия бурычлары: Татар халык җырларына уен аша карата ярату хисләре  тәрбияләү.
Уку бурычлары: Татар халык җырларының төрләре һәм әһәмияте белән
танышу.

Видеоряд: презентация к уроку

Оборудование:
  • Компьютор
  • Видеопроектор
  • Экран

Дәрес барышы:
Салмак кына курайда “И туган тел” җыры яңгырый.
Укытучы:  Сез курай яңгыравында татар халкының нинди көй яңгыравын ишеттегез.?
(Җавап тыңлана)
Әйе Бөек шагыйребез Г.Тукайның Туган тел көе яңгырады чөнки ,халкыбызның иң моңлы көйләренең Тукай сүзләренә җырлануында тирән бер мәгънә бар.

Слайд: “Ул халык җырлары  -халкыбыз күңеленең һич тә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”дип әйткән.
Без сезнең белән бүген “Татар халык җырлары иң кадерле мирас” дигән темага тукталып китербез”
Сорау: Әйтегез әле халык җырлары,моңнары нәрсәсе белән мирас ул?
Җавап: Халык җырлары безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас булып тора.Шулай ук,халык моңнары да гасырлар аша буыннан буынга сакланып һәм камилләшеп калган мирас ул.
Сорау: Халык көйләре,җырлары ничек барлыкка килгән?
Җавап: Халык көйләре үзләреннән үзләре тумаган элек-электән аларны кемнәрдер уйлап чыгарган,башлап җырлаган,димәк аларның авторлары булган.Телдән телгә күчеп алар шомара барган һәм бүгенге көннәргә кадәр-сакланып камилләшеп килгән.

Белгәнебезчә безнең татар халык җырлары бер ничә  төргә бүленә.
Слайд: Озын җырлар,кыска җырлар,уен җырлар,хезмәт турында җырлары,такмаклар,бәетләр,мөнәҗәтләрләргә бүленә
Беренче төргә тукталып үтик.
Сорау: Сез ничек аңлыйсыз озын җырларны?
Слайд:
Җавап: Озын җырлар- татар халык җырларын моңлы итеп, мелизм-бормалар аша ашыкмыйча, тыныч һәм ирекен сулыш белән башкаруны атыйлар.

Слайд:   Мин озын җырларны татар халкының милли бизәкләре белән бәйләр идем чөнки, озын җырларда татар халкының бизәкләре ачык чагыла. Татар халкының бизәкләре  кебек музыкада да төрле бизәлешләр бар.
  “Сибелә чәчәк”,
“Әллүки”,
 “Гөлҗамал”,
“Кара урман” .

Сорау: Шагыйребез Габдулла Тукайның  сүзләренә җырлана торган милли көйләребез озын җырларыбызны аеруча кайсы җырчыларыбыз оста башкарган?
Слайд күрсәтү.
Илһам Шакиров,Хәния Фәрхи,Айдар Файзрахманов,Салават,һ.б.бик күп җырчылар.

Җаваплар тыңлау.

 Кыска җырлар - татар халык җырларының иң киң таралган төренең берсе.
Кыска җырларда әйтергә теләгән уй-фикер дүрт юлга сыеп бетә.
“Җомга” ,
“Алмагачлары”,
“Фазыл чишмәсе”,
“Уфа чиләбе”,
         
Уен җырлары -ул татар халкының җыр, музыка һәм бию белән аралашкан әйлән-бәйлән уеннары.
Борынгы заманнарда ук төрле мәҗлесләрдә йолалар һәм ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәрдә башкарганнар.
“Кәрия-Зәкәрия”,
“Челтәр элдем читәнгә”
“Төймә”.
“Тула микән чиләге”һ.б
Такмаклар бию вакытында,күңел ачканда җырланып яисә тиз ритм белән әйтелә торган әсәрләрне атыйлар.Элек алар уен коралларын алыштырганнар. Кайчандыр такмаклар үзенә күрә уен коралы,гармун вазифасын үтәгән. Хәзер алар күберәк көлке яки сатира эчтәлектәге куплетлар рәвешендә башкарылалар.
“Әнисә”,”Әпипә”,”Шома бас”җырларын керетергә мөмкин.

Хезмәт җырлары - татар халкының иң борынгы фольклор.
“Уракчы кыз”,
“Сабан туй”
“Каз канаты”
“Чума-үрдәк,чума каз”

Уеннар:
1.Викторина
Уен кызыклы булсын алма яки түбәтәйне көй барышында кулдан-кулга  йөртәсең  көй туктагач кемдә кала шул кешегә сораулар бирелә.
1.Нинди татар халык уен коралларын беләсең?
2.Татар халык җырларын оста башкаручы җырчыларны санап күрсәт?
3.Халык җырлары безнең ничек барлыкка килгән?
4.Татар халык җырлары нинди төрләргә бүленә?
5.Озын көйләр ничек яңгырый?
6.Габдулла Тукай халык җырларын ничек атаган?

2.Көйне танып бел уены.
1. Сез татар халык җырын ничә нотадан ишетеп таныйсыз?
2.Көйне ишетеп аеру?
3. Кайсы команда җырны иң беренче төзеп бетерә?

3. Җыр конкурсы
Татар халык җырларын караокага башкару.
Татар халык җырларын Аккопеллага башкару.

4.Фольклор
Музыкаль кроссворд :
1. Чиртеп уйнала торган уен коралы.
2. Татар халкының милли гармуны
3. Бәрмә уен коралы.
4. Татар-башкорт уен коралы.Өреп уйнала.
5. Борынгы әби бабаларыбызның авыз гармуны.
6. Өстәл артында ашарга ярдәм итсә, бүген безгә матур җыр башкарырга ярдәм иткән уен коралы. Сугып уйнала.
7. Кыңгыраулы гармунның башкача исеме.
иң күбе 7 нота иң азы 3 нотадан.
м
о
н
д
о
л
и
н
а
т
а
л
ь
я
н
р
у
м
б
а
к
у
р
а
й


к
у
б
ы
з
к
а
ш
ы
к
с
а
р
а
т
о
в

Табышмаклар.
Аягын-башын кистем
Корсагын тиштем,
Эченә өрдем,
Моңайганын күрдем.
(Курай)

Кәкре җәдәч кире сикерә (тимер кубыз)

Җебенә тисәң-җылаган,
колагын тотсаң-чыңлаган:
өстендә бар эчәге,
Астында бар түшәге.
(Думбра)

Сары сандык сатып алдым,-
Үзе нәни генә,
Төрле тавышка җырлый белә.
Аста да түшәм,
Өстә дә түшәм,
Ә түшәмдә җыр.
(Скрипка)

Сырлы-сырлы.сырлы ул,
     Безнең белән җырлый ул.(Гармун)

Җанлы-җансыз кыйный,
Җансыз кычкырып җылый.  (Барабан)

      7.Авызы юк-кычкыра,
Теле юк-чакыра
                       (быргы)

Авазлар яңгырашы нәрсә дип атала? (көй)

Көйгә салынган шигъри әсәр? (җыр)

Комментариев нет:

Отправить комментарий